Елмаеп карыйм…

Бер елмаеп карыйм дөньясына,
Башым ими алга омтылыйм.
Күңелдәге ташны алып атып,
Авырлыктан, әйдә, котылыйм!

Бер елмаеп карыйм дөньясына,
Һич таптанмый иске урында!
Тормышымны яхшы якка борыйм,
Дилбегәсе минем кулымда!

Бер елмаеп карыйм дөньясына,
Абынмыйча барыйм юлларда!
Күз яшемне эчкә йотып карыйм,
Моңсу уйлар белән тулганда.

Бер елмаеп карыйм дөньясына…

Энҗе Хөсәенова, 
19.06.2017

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!