Февраль челләсе…

Миндә әле февраль башланмаган,
Синдә, ахры, җәйләр кышлаган.
Җан ятсынып кире каккан хисләр
Сукмагыма бүген ешлаган.

Миндә әле кышның зәмһәрире,
Миндә әле кышның челләсе.
Баллы июлеңә очар идем –
Бикледер шул җәең келәсе.

Тартып-сузып төнне көнгә саплыйм,
Кан җылысы җаннан юылган.
Февраль бураннары, күзне буып,
Эзне бутар инде юлымнан.

Синдә күптән җәйләр кинәнәдер –
Ничек кенә урап киләсе!
Хыялларда – чынбарлыкның тәме –
Миндә һаман февраль челләсе…

Гөлүсә БАТТАЛОВА

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!