Үзем турында ниләр әйтә алам: татар халкының шигъри бишеге булган Казан артында — Әтнә районы Түбән Шашы авылында 1982 елның 19 декабрендә дөньяга килгәнмен. 2000 нче елда Күңгәр урта мәктәбен, 2005 нче елда Татар дәүләт гуманитар институтының чит телләр факультетын тәмамладым. Туган ягымда – Күәм авылында гомер итәм. Иҗат җимешләрем соңгы елларда “Казан утлары”, “Идел”, “Мәйдан”, “Мәдәни җомга” республика газета-журналларында дөнья күрде.
Студент елларымда Казан дәүләт университеты каршында оешкан “Әллүки” түгәрәгенә йөрдем. 2016 нчы елда “Таян Аллага” Бөтенроссия әдәби конкурсының Гран-при иясе булдым.
Бүгенге заман өчен үземне мин бераз сәеррәк һәм шактый беркатлы кеше дип саныйм. Прагматиклар баскан бу тормышта артык хыялый да күренәмдер, һәрхәлдә, яхшылыкның, матурлыкның дөньяны коткарачагына чын күңелдән ышанам. Язмыш кизәнгән саен елмая, бик еш кунак булучы кризисларны көр күңел белән каршылый һәм озата торган гадәтем бар. Холкымның гайре табигый сыйфатлары нәселдән күчкәндер дип уйламыйм, гаиләбездә миннән кала барысы да “нормальныйлар”. Уйлый торгач, очына чыктым кебек, мин 11 айлык сабый чагымда шактый катлаулы операция кичергәнмен, тулысы белән канымны алыштырганнар. Әнә шунда миңа салынган төрле кешеләрнең каны үз эшен эшләгәндер ахры – кайчагында үз-үземне дә танымый торам. Мәктәптә гел бишлегә генә укыдым, әмма китапка, фәнгә кереп чумган, карусыз укучы булалмадым. Тынгысыз, кыбырсык, дәресләрдә гел сөйләшеп утыручы буларак укытучыларымның шактый чәчен агарттым кебек. Журналист булу хыялымны ул даирәдә шактый билгеле бер профессор абый чәлпәрәмә китергәч (мәктәп чорында район газетасында басылган мәкаләләрем белән танышкач, синнән журналист чыкмый дигән иде ул), гарьлегемнән чит телләр факультетын кызыл дипломга тәмамладым, әмма бер көн дә укытучы булып эшләмим, бер дәрес тә укытмыйм дип, үз-үземә сүз бирдем. Юк, укытучы хезмәтен яратмаудан түгел. Миңа калса, иң кирәкле, иң җаваплы, иң хөрмәтле, иң югары хезмәт хакы түләнергә тиешле һөнәр ул. Бертуган ике апам укытучы булып эшләсә дә, мин бу һөнәргә алынырга базмадым. Сабырлыгым, тырышлыгым, таләпчәнлегем җитмәс дип курыктым булса кирәк. Инде килеп, бик күпләргә сәер тоелырдай гамәлем хакында да язмый кала алмыйм. Институтны тәмамлап, аспирантурага, радио дикторы карьерасына юллар ачылып торганда, Казан пропискамны, тулай торактагы үз куышымны ташлап, авылга – Әтнәмә кайтып киттем. Ышанырсызмы-юкмы, әмма инде менә дистә елдан артык бер тамчы үкенми, рәхәтләнеп авылда яшәп ятам. Түбән Шашы исемле гаҗәеп матур табигатьле туган авылымнан үз районыбызның Ашыт суларыннан ямь, Кала тауларыннан гамь алган Күәм авылына кияүгә чыктым. Баскан саен эзләрем туган җиремдә кала бит дип, рухи ләззәт алып гомер кичерүемне кемдер аңламас та, бәлки. Ә миңа янәшәдә генә агып яткан инеш буендагы таллардагы сандугач сайравыннан колакларымның изрәве, кышкы зәмһәрир салкыннарда үпкәләрне ярып кергән саф һава дулкыны, авылның ихлас-самими яшәеше, гадилеге кирәк. Шулардан башка мин ул мин түгел. Үземне кирәкле, кадерле, бәхетле итеп тояр өчен миңа Әтнәм кирәк. Дөньяның үзәге, җирнең кендеге нәкъ менә Әтнәдә дип исәплим. Шулай уйлау миңа рәхәт. Башкалар, зинһар, үпкәләмәсен. Табигать фасылларыннан пыскып яуган соры яңгырлары белән кара көзне яратам. Әйе, әйе, шомырт чәчәкләреннән исергән май да, җиләкле җәйләр дә никтер миңа илһамны көзнең шул пыскак көннәре кадәр бирә алмый. Көзләрдә мин дөньяга яңадан туган кебек булам. Дөресрәге, минем баштагы компьютерым перезагрузка ясый. Һәм өр-яңа биткә, өр-яңа илһам белән шигырьләр ургылырга тотына. Әйе, күптән инде шигырьләр язам. Үзем өчен генә языла башлаган ул юллар, бүген инде интернет, кайбер матбугат чаралары аша үз укучысын таба башлады. Гаиләмә килгәндә, ирем Алмаз белән без икебез ике планетадан, җир шарының ике полюсыннан. Ул физик, мин гуманитарий. Ул җиргә нык басып атлый торган, реаль тормыш кешесе, мине кайчак хыял болытларыннан тартып төшерергә кирәк. Әмма плүс белән минус бер-берсенә ничек тартылса, без дә нәкъ шулай. Мәхәббәт җимешләребез кызыбыз Диләрәгә – 9, улыбыз Аязга 3 яшь. Баш-аягым белән бала тәрбияләү мәшәкатьләренә чумып, бүгенге көндә әни булып эшлим, дип, шаярам кайчак.
Мин үземне бу дөньяга бераз соңгарак калып килгән кеше дип исәплим. Нигәдер узган гасырның 60 елларында туып, 70-80 елларда яшьлек чорын кичерергә тиеш булганмындыр кебек. Ул чорның рухы, романтикасы, тормыш рәвеше, киемнәре, җырлары, әдәби әсәрләре җаныма якын. Алга чапкан дөнья артыннан артык кумавым, кешеләрдән яхшылык, киләчәктән бары яктылык кына көтүем дә, бераз сәерлегем дә бәлки шуннандыр.