Гөлүсә Галимҗанова

 

Мин Галимҗанова Гөлүсә Ринат кызы. Әтнә районы табигатьнең бөтен матурлыгын җыйган Күшәр авылында туып үстем. Әтием, данлыклы “Искра” колхозының Күшәр бригадасындагы дуңгызчылык фермасының мөдире иде, ә әнием исә заманында шаулап эшләп торган Күңгәр шифаханәсенең пешек-чесе. Өч баланың уртанчысы мин идем. Әбием бик сагынып-зарыгып көткән кыз тууын, тууга исемдә кушып куйган. Гөлүсә- гөл үсә. Әти-әнибез эштә чагында без әби тәрбиясендә үстек. Туган якны,туган телне, табигатьне, хезмәтне сөяргә әти-әниебез өйрәтсә, өлкәннәргә ихтирамлы,кечеләргә игътибарлы, гөреф-гадәтләребезгә тугырылыклы, динебезгә лаеклы булырга чал чәчле әбиебез өйрәтте.

Балалар бакчасында бер генә ел йөреп калдым мин,әбиемнең назлы кочагыннан чыгарга теләмәгәнмендер инде күрәсең . “Бакчага барып вакыт уздырганчы, өйдә эш эшләргә өйрәнәм мин”- дигәнем әледә исемдә.Беренче шигыремне алты яшемдә басма хәрефләр белән язган идем.Кызганыч саклап, җыеп куймаганмын,озын юллар, яңгыр, КАМАЗ турында икәне истә үзе. Мәктәп хәтирәләре бик матур балачак булып истә калган. Начар укымадым, бигрәктә тел фәннәрен ярата идем. Сәнгатьле сөйләү, шигырь иҗат итү буенча мәктәп күләмендә генә түгел, районда да призлы урыннар ала идем. Спорт уеннарында да, ярышларда да сынатмадым. Исемдә беренче тапкыр Тукай музеена Кыр-лайга һәм Ленино-Кокушкинога барганым, бик матур, җылы хәтирәләр бу-ып әле дә күңелемдә саклана. Иҗатыма илхамны, әнә шул Тукай сукмалары өстәп җибәргәндер, тагын бер сәбәпче татар теле укытучысы Самигуллина-Гарипова Салиха апа Шамиль кызы. Һәр шигыремне укып,үзенчә бәя биреп, үсендереп торды. Билгеле шигырьләремне бер басмада да бастырмадым теләгемдә, терәгемдә булмады. Техникумда укыган чагында “Әтнә таңы” ниндидер бәйге оештырып лауреат исеме алдым үзе, Марат абый Хабибул-лин бер шигыремне бастырып та чыгарды. Мин үзем өчен әти-әнием, туганнарым, дусларым өчен иҗат иттем. Яшьлек, мәхәббәт берәүне дә читләтеп узмый инде ул, әнә шул вакытларда мин ныклап торып иҗатка чумдым. Яраткан кешемә шигъри юллар белән эндәшә идем. Аңа багышлап бик күп иҗат җимешләрем туды, ул аларны укып миңа канатлар куйды, илхам бирде. Аллаһы тәгаләнең рәхмәтедер яраткан кешемә тормышка чыктым, туй көнендә әти-әниемә багышлап язган шигыремне ни үзем, ни килгән кунаклар күз яшсез генә укый, тыңлый алмадык. Хәзер уйлыйм шул шигырем белән кадерле кешем әниемнең бәгерләрен телгәнмендер инде. Тормышымда булган һәр матур мизгелне, әйтәсе килгән җылы сүзләремне шигырь юлларына сала бардым. Интернет челтәре галәмне чорнап алгач үз интернет битемдә иҗат җимешләремне дөньяга күрсәтә башладым. Үткер күзле, туры сүзле, игелекле, кешелекле, ягымлы, дөньядагы барлык уңай сыйфатны үзенә җыйган курку, ару белмәс Сурия апа мине әнә шул интернет аша әзләп тапты да инде. Һәм мин Сурия апа тырышлыгы белән “Күңел чыңы”на эләктем, үземә иҗатташ дуслар таптым. Үзенә күрә бер горурлык бит ул безнең “Күңел чыңы”быз. Гөлүсә Батталовабыз язучылар союзы әгъзасы булу дәрәҗәсенә ирешкәннән соң, иҗатыбызга төрле киҗәшлшре белән бик күп яңалык өстәде. Язган шигырьләребезне башта төркемгә куеп фикер алышабыз, Гөлүсәнең, Сүрия апаның киңәшләре белән хаталы булса, төзәтмә кертәбез. Кыскасы чыңлатабыз “Күңел чыңын”. Киләчәктә дә дус булып, сафыбыз артып, тарихта эз калдырырлык итеп иҗат итәргә язсын “Күнел чыңы”мда.

“Күңел чыңы” синең күңелең киң,

Тарту көчең,тоям, ныклы бик.

Сиңа лаек булып, тугры булып,

Иҗат итә алсак иде тик.

Не копируйте текст!