Гафу ит…

Гафу ит, туган җирләрем,
Сине данлый алмадым.
Гафу ит, торган җирләрем,
Синсез яши алмамын.

Гафу ит, сөйгән сөеклем,
Сиңа була алмадым.
Гафу ит, ярәшкән ярым,
Сине саклый алмадым.

Гафу ит, әти-әнием,
Бүләк бирә алмадым.
Сезнең назлы иркәләүне,
Озак тоя алмадым.

Гафу ит, басу-кырларым,
Җырлап җыйдым
җиләгең,
Кайткан чакта көч-дәрт бирдең,
Тулы булды чиләгем.

Гафу ит дим Ходаема,
Авыр чакта тиргәдем.
Яшь кенә гомерне өзеп,
Мәңгелеккә җирләдең.

Гафу ит, яшьлек елларым,
Озак яши алмадың.
Үткән еллар инде кайтмый,
Яши-яши аңладым.

Сәлимә НИГАМАТОВА
Башкортстан

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!