Галиҗанәп вакыт! Кайтар мине
Бер гөнахсыз бала чагыма —
Сабый җаным уйнап туймады ла
Туган йортта, туган ягымда!
Галиҗанәп вакыт! Зинһар кайтар
Күкрәп үткән үсмер чорыма —
Әйтелмәгән яшерен серем калды
Җандай газиз тәүге ярыма!
Хисләремне көйгә салып җырлыйм,
Ярсып тартып баян күрүген …
Без аттырган таң яктысын сорый
Картаюны белмәс күңелем!
Галиҗанәп вакыт! Юк, кайтарма,
Калыймчы мин шушы чорымда —
Өр-яңадан күңел чәчәк ата
Яңа туган яшьлек җырымда!
Марсель ШАРАПОВ
31.05.2017.