Гашыйкмын

Гашыйкмын
Мин
Елмайганга.
Елмаю да
Сәләттер ул
Төптәнрәк
Уйлаганда.

Бәхеттер ул
Кешеләрнең
Шат елмаеп
Караулары.
Төзәтәдер,
Киметәдер
Күңелдәге
Яраларны.

Ихластан
Елмайганда
Күзләрдән дә
Нур бөркелә.
Ачу белән
Карамагыз,
Елмаегыз
Һәр кешегә!

Елмаюга
Төрик әле
Бар җиһанны.
Яратам мин
Һәрвакытта
Елмайганны!

Энҗе Хөсәенова
05.09.2017.

Не копируйте текст!