Мин, Голбаниз Сәгыйдуллина (Хәйретдинова), 1979 елның 8 февралендә Теләче районының Олы Нырсы авылында туганмын. Кечкенәдән шигыръләр укырга, һинд, шәрык биюләрен биергә, спорт белән шөгыльләнергә яраттым, мәктәптә укыган елларда ук каләм тибрәтә башладым. Җиденче сыйныфта укыганда «Ал чәчәк»дигән юмористик хикәям белән иҗади бәйгедә катнашып, беренче урынны алу бәхетенә ирештем.
Беренче шигырем — «Әйләнеп кайтмадым» исемле, Әфганстанда һәлак булган ир-егетләребезнең якты истәлегенә багышлап язылды. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, шигырьләремне алып Теләче районы редакциясенә бардым. Нурислам абый Хәсәнов «Сәләтең бар, югалма», дип, киңәшләрен бирде.
Бугенге көндә Казан шәһәрендә яшим,»КВАРТ» заводында «съемщик-разбинтовщик, намотчица материалов и полуфабрикатов» булып эшләсәм дә, ижат итуемне дәвам итәм.
Танылган шагыйрь Фәнис абый Яруллин, шигырьләрем белән танышып чыккач: «Юк бит балам» шигырен язылмаган тема, шундыйларны язарга тырыш», дип,иҗатыма бәя биргән иде. Урыны җәннәттә булсын!
Мин куберәк тормышта булган вакыйгаларга багышлап төрле образларга кереп язарга тырышам, һәрбер шигъри тәлгәшләрдә кеше язмышы чагыла.
Беренче китабымны әнием — Хәйретдинова Хәния Госман кызының якты истәлегенә багышларга булдым,тырышлыгым,сәләтем, бар булганым өчен мин аңа мең- мең рәхмәтлемен. Укучылар минем ни әйтергә теләгәнемне шигъри юлларымнан анларлар дип ышанып калам.
«Әнкәемнең гөлләре»,»Татлы иреннәрем», Сагыну җыры»,»Замана такмаклары»,»Зур бәхет» һ.б. җырларнын суз авторы булырга насыйп булды.