Үзем турында уйланмаган…
Язмам Төрекләр авылында гомер итүче, Алла боерса, киләсе елга тугызынчы дистәсен тутыручы Суфия Ногман кызы Ногманованың 80 яше тулган көненә язылган иде. 2008 елның 29 февралендә 80 яшь тулды аңа.
Байлыкка мин гомер кызыкмадым,
Зур сарайлар миңа ят булды.
Яши белмәс идем мин аларда,
Табынганым фәкать Хак булды.
Гомер юлы – башы һәм ахыры, ике аклык арасы. Менә шул күз ачып йомган араны ничек яшисең бит, кемнеңдер ул үкенечләр белән тулы, ә кемнеке сөенеч-шатлыклар белән. Яшәвеңнең мәгънәсе дә әнә шунда. Байлыкта да, зиннәтле сарай, таш пулатларда да түгел, ә җан тынычлыгында. Гомереңнең көзенә кергәндә, “Аллага шөкер…”дип авыз тутырып әйтүдә, сиңа хөрмәт белән караган күзләрдә, “Рәхмәт” дигән олы сүзләрдә. Моңа ирешү өчен әллә кем буласы юк, гадел, намуслы булып, башкалар бәхетенә, алар хакына гына яшисе. “Шахтер”ның Суфиясы кебек кенә буласы бар, тик бу җиңел түгел, моның өчен андагы олы йөрәк, киң күңел, бетмәс мәрхәмәт, кечелеклелек һәм кешелеклелек кирәк.
Иң авыры – үзең, үз бәхетең хакында уйламау кирәк. Әйләнә-тирәдәге бер чибәр булып, күпләрне гашыйк иттереп, сокландырып, табындырып, сөеп, эзләгәнеңне очратып, гомерлек парыңны табуыңа ышанганнан соң, әти-әниеңне багар өчен барыннан да баш тартырлык көч тә табарга кирәк.
Эшең буенча тиешле югарылыкка күтәрелер вакыт җитеп, бер төркем галимнәр белән Мәскәүгә делегат итеп сайланганда да, әти-әни фатихасын өстен күреп, барына канәгать булып, үз урыныңда кала белү кирәк. Шуннан соң ирешелгән уңышларыңа “Татарстанның атказанган…”эшлеклесе исемен бирү өчен документ тутырта башлаганда да, “Икенчеләргә булсын, миңа соңыннан…”дип, башкалар хакында уйлау кирәк. Әйе күп кирәк, менә шул кирәкләрне үтәр өчен көч тә табасы бар. Ә Суфия апа аны эзләп тә тормаган, аның яшәү рәвеше шундый, ул шундый нәселдән, аларга эш булсын, гаделлек өстенлек итсен, башкалар рәхәт яшәсен, акча да, дан-дәрәҗә дә мөһим түгел, авылдашларының рәхмәте кирәгерәк, әнә шуның өчен ул гомере буе Әтнә районының Төрекләр авылыннан Комыргуҗага җәяү йөреп эшләгән, зарланмаган, уфтанмаган; югыйсә кадерле булып та йөри алган булыр иде: ул вакыттагы хуҗалык рәисе Габделнур Гыйльметдин улы Мәрдәнов белән әле дә район башлыгы булып эшләүче Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов туган тиешлеләр, бик якын кешеләр; ә Суфия апа яклау эзләмәгән, киресенчә, үзенә хөрмәт күрсәтә башласалар да коелып төшә ул, чөнки үтә тыйнак, шулай ук үтә дә белемле, үзенә үтә дә кырыс…
80 яшен каршылаган көннәрдә дә: “Зиһенемә зарланмыйм, күзлекне дә кия башлаганыма 4 кенә ел, тешләрем дә үземнеке, шулай килеп чыкты инде – эшләдем дә, эшләдем, үзем турында, сәламәтлек турында да уйланмаган, азрак уйласаң да таман буласы икән… 1983 елда лаеклы ялга чыкканда районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы:”Суфия апа, бер 10 гына ел эшлә”, — дигән иде. Күбрәк булды бугай”, — ди елмаеп. Өстәп куя : ”Аллага шөкер, шушы көнгә кадәр йөрдем, минем шикеллеләр идарәгә көч-хәл белән килеп китә. Шулай килеп чыкты, үз тормышым белән яшәмәдем, үкенмим, әти — сиксәнгә, әни 95 яшенә кадәр яшәде, хәер-дога кылып, риза булып киттеләр.
Олыгайган көнендә әти: ”Кызым, миңа рәнҗемә инде, сине сорап килүчеләр күп булды, яраткан кешең дә булгандыр, нишләптер сине үзебездән читкә җибәрәсем килмәде, рәхмәт бактың”, — диде.
Ничек бакмыйсың, сугыш елларының бар авырлыгын, җилкәсендә калган өч баланың гомерен саклау өчен әнисенең ничек тилмергәнен күреп үскән кыз бит ул. “Әти сугышта, абый сугышта, без таза тормышлы кешеләрдән санала идек, тик черек бәрәңге күмәчен, башактан уган ашлыкны без дә ашадык. Язга таба кешеләрнең йөзләре кара янып чыга иде. Урак өсте җиткәндә кешеләр калайлар белән йөрерләр иде, башакны уып, калайда кыздырып ашый башлагач, йөзләр алсулана иде. Әвендәге хезмәтне дә, башкасын да күрдек инде, Аллага шөкер…”, — ди. Шулайдыр. 7 классны 5кә генә тәмамлаган кыз Төрекләр авылындагы “Яшь көч” колхозында секретарь булып эшли башлый, кичен укып урта белем ала. Сәләтен күреп, Сабага бухгалтерлар әзерли торган курсларга укырга җибәрәләр. Кайткач, 1944 елда баш бухгалтер итеп куялар. “Сугыш беткәч, бухгалтер Шәһит абый кайтты, үзе эшләсен, дидем. Мин ярдәмче булдым”,- ди. Колхозларны эреләндерү башлангач, 1958 елдан “Шахтер” хуҗалыгының баш икътисадчысы. Менә шуннан бирле бер урында исәп-хисап эше, 64 ел гомере шушы эшкә багышланган, унлап рәис белән килешеп эшләгән.
“Арча районы, ул вакыттагы юллар, ат белән сәгать 3тән торып, Чыпчыкка барабыз. Аннан Арчага, кайтканда тагын шул юл. Ике-өч көн саен барырга кирәк. Бер кайтабыз, буран чыкты, студентлар юл күрсәтмәсә, кайтып җитеп булмый иде. Менә шул балалар исәнме икән, дип уйлыйм. Күп инде алар, ”Үләбез икән”не күп әйттек. Тик мине машина өстендә йөртмәделәр, эсседә пешермәделәр, суыкта туңдырмадылар, җанымны эштән биздермәделәр. Кырын карамадылар, олысы-кечесе хөрмәт итте, олылар аркамнан сөеп чыгып китә иде, рәхмәт сүзен күп ишеттем”, — дип сөенә ул, шуңа үзе дә халыкка рәхмәтле.
Каршымда кечерәк буйды, бик мөлаем, сабыр, ачык йөзле, бик чибәр ханым утыра. Аңа берәү дә 80 яшьне бирми. Йөз-кыяфәте генә түгел, күңеле дә яшь аның. Ә киемнәр үтә дә килешле. Чөнки аларын да үзе тегә, бу җирлектәге данлыклы тегүче Һаҗәр кызы бит ул. Тагын бик оста аш-су әзерли, анысы да әнисеннән күчкән. Ә иң гаҗәбе – спортка гашыйк, телевизордан нинди төрен күрсәтәләр, абыйсы Харис белән сөенә-сөенә карыйлар. Аңлау да кирәк бит. Сыер асрыйлар, ә аның никадәр көч сораганын сөйләп торасы юк.
Тәрәзә төбе тулы яран гөлләр, кышын да, җәен дә шаулап чәчәк атып утыралар. Үзенең юбилеен әнә шулай көр күңел, бер төркем дуслар, туганнар белән каршылый ул. Ә аның дүрт елга бер генә тапкыр килүенә исе дә китми, чөнки аның тормышы да башкаларныкына охшамаган, үзенчә…һәм ул һәркем сокланырлык. Туксан яшеңне дә сәламәт булып, җан тынычлыгы белән яшәп каршыла, Суфия апа!
Сүрия МИНГАТИНА
27 февраль, 2008 ел.