Җиңү парадын карагач…
Чибәрлэнеп, көязлэнеп,
Гел яшәреп, чал Казан,
Җиңү көнен бәйрәм итә,
Данлый меньеллык мәйдан
Мәгърур мәчет, чиркәу- һәйкәл,
Башларын күккә чөеп,
Тын да алмый, исе китеп,
Карый манзара күреп…
Рәт-рәт итеп атлый яшьләр,
Суворовчы, танкистлар,
Пехотачы, артиллерист,
Уза юнармеецлар.
Һәрберсендә курәм герой,
Куркәм холык, батырлык
Эштә булсын, суздә булсын
Җыр- дастанга торырлык.
Кукрәкләрен җилгә куеп,
Горур, салмак атлыйлар
Сездә тугелмени байлык?
Иң зур байлык- Халкым бар,
Мәйданнарны яңгыраткан
Татар телем, сузем бар…
«Җөмһүрият» сузен сөйгэн
Татарстан үзе бар.
Надия Вәлиева,
Казан шәһәре