«Күңел чыңы» үзенә җыйды
Түгәрәгебезнең 13 май көнне чираттагы утырышы узды. Район үзәк китапханәсендә җыйналып, чәй өстәле артында өч сәгать дәвамында аралашып кайттык. Очрашырга бу юлы сәбәпләр җитәрлек иде: түгәрәгебезнең актив иҗат итүчесе Гөлүсә Батталованың «Бер йотым бәхет» дип исемләнгән китабы чыкты. Иҗатташ дусларыбыз Фидаил Кадимов белән Райлә Нигъмәтҗанованың гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттек. Аларны истәлекле көннәре белән котлагач, яңа китап, аның иҗат ителү тарихы, куелган бәя хакында сөйләштек. Гөлүсәбезне тыңладык. Сөйләп сүзләр бетмәде, шигырь тыңлап күңел туймады…
Билгеле инде бер кешене генә тыңлап утырмадык. Кызганыч, бу юлы да барыбыз да җыйнала алмадык, төрле сәбәпләр табылып тора. Дөнья мәшәкате җитәрлек. Түгәрәк әнә шуларны оныттырды. Өлкән иҗатташ дустыбыз, киңәшчебез Илсур абый Шакировны тыңладык. Алдан әйтеп бетерәсебез килми, тагын бер шатлыгыбыз булырга тора…
Райлә Корбанова, Райлә Нигъмәтҗанова, Гөлүсә Галимҗанова, Фидаил Кадимов та үзләренең иҗатлары белән тыныштырып үттеләр. Ватсапта аралашкан дусларыбызның (ә алар унсигез) иҗаты белән дә танышып, фикер алыштык. Мөнир Шакиров сүзләренә язылган өч җырны тыңлап куандык. Киләчәккә планнар кордык… Теләгегез булса, сез дә безгә кушылыгыз!
Сүрия Мингатина