Әсир итте аклыгың,
сокландырды сафлыгың.
Тезләндем исем китеп,
кул суздым якын итеп.
Күз-күз аклык — бер бәйләм,
Әйтерсең лә, мең сәйлән!
Камаштыра күзләрне,
табып булмый сүзләрне.
Алып киттең язларга,
назың җитте айларга…
Су агышы айнытты,
исә җилнең салкыны.
Камыш үлән, җир җиләк —
саргайган җәйге күлмәк.
Китәлмыйм аяк атлап,
чәчкәм тарта бар яклап.
Сузамын аңа кулым,
җитәрме бирер җылым?
***
Ник соңлап чәчкә аттың?
Көзләремә ут яктың?
Икенче сулышыңмы,
бу синең булмышыңмы,
көздә дә язлар барын
исбатлап үтешеңме?
Язың салкын килдеме,
өшеп үзең шиңдеңме?!
Өмет өзеп язлардан
кунак булып килдеңме?
Кайсы фасыл яшәртә,
кемгә ни дип дәшәргә?
Әйтче, чәчкәм, ак килеш
җирдә ничек яшәргә?
Җавап көтеп текәлдем
Чәчкәмнең үзенә мин.
Сыйпап куйдым сабагын,
күтәралмый чәчәген…
Яшь тамды энҗе чуктан… —
өтеп алды бәгырьне.
Сискәндерде җанымны.
Уяттымы хәтерне?!
Таң калдым… — нинди ныклык,
илаһи бер затлылык!
Айныттың син аңымны,
чистарттың күк канымны…
Киттем синнән хушлашмый.
Аклыгыңнан китә алмыйм!