Ике планета

Без икебез ике планетадан,
Капма-каршы ике дөнья без.
Аерым-аерым түгел, икәү бергә
Бер җиһанга ничек сыйганбыз?!

Җир шарының ике полюсы без,
Бер могҗиза – безнең мәхәббәт.
Хыялымның җирдә чагылышын
Синдә күрү үзе бер рәхәт!

Мин күкләрдән илһам алып яшим,
Син – җирнеке, җиргә береккән.
Һава һәм җир, ут һәм суга, ахры,
Бергә яшәү язган электән.

Ике дөнья килеп очрашкан да,
Өр-яңадан дөнья җыйганбыз!
Аерым-аерым түгел, икәү бергә
Бер җиһанга ярый сыйганбыз!

Гөлүсә БАТТАЛОВА

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!