Исеңдәме, урман аланында,
Безне кавыштырган олы имән?!
Еллар сынавына түзә алмый
Горур башкайларын түбән игән…
Көчле имән, затлы имән
Ник башын аска игән?
Әллә безнең саф сөюнең
Күзләре тиде микән?
Тормышымда берәр шатлык туса,
Я күңелем мөлдерәмә тулса,
Бар эшемне ташлап сиңа киләм,
Мәңге яшә, һич бирешмә, имән!
Син булганда сөюебез яшәр,
Олпатлыгың — мәңгелеккә дәшәр,
Җил-давылга сынатмыйча яшә!
Уйларымда, җырда, төшләремдә
Бул әле син, имән, гел янәшә!
Марсель Шарапов,
02.07.17.