Аллаһ рәхмәте кеше рәхмәте эченә яшеренгән
-Ислам динендә ике генә фарыз бар: берсе — Аллаһны тану, икенчесе -гүзәл әхлак, — диде Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь кичәсендә — 12 март көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында актанышлылар белән очрашуда.
Үз юлыбыз, үз тарихыбыз
Актанышка Җәлил хәзрәт килү бәйрәм рухында, истәлекле мизгелләргә, хатирәләргә бай булып үтте. Аллаһны тану, күркәм, гүзәл әхлакка ирешүдә актанышлыларның бүген инде туплаган рухи белеме, үткән юлы, кадерле, тарихи истәлекләре бар. Менә шушы истәлекләрне яңарту, хәтерне барлау да районга баш казый килгән көннәргә туры килеп, матур бәйрәм рәвешендә үтте.
Динсез, денсез кара як… Бүген инде бу сүз тезмәсе һич кенә дә Актаныш ягына карата әйтелгән кебек кабул ителми. Инкарь итеп тә булмый. Актаныш халкының рухи уянган, дингә сусаган, ләкин эшне кайдан һәм нәрсәдән башларга да белми аптырап калган вакытта, Аллаһ рәхмәте белән, җирлеккә Габдулла хәзрәт хакимият чакыруы буенча, Аллаһка тәвәккәл кылып, 1991 елда имамлык итәргә кайта. Торырга урыны да булмаган көе, аннан-моннан хәстәре күрелгән ярым өй –бурада, яртылаш җир, яртылаш идән булган көенә халыкны чакырып, үз өендә белем бирә башлый ул. Төрле каршылыкларга очравын, гайбәт сүзләр күтәрүен, мәчет төзү артыннан көн-төн чабулавын район халкы бүген күз яшьләре белән, күңелләре тетрәнеп искә ала. Пәйгамбәребез кебек күркәм, гүзәл холыклы кеше иде, диләр. Әтисенең Илеш районындагы туганнарын вәгазьләргә чыгып киткән җиреннән көндез җомга намазы вакытында моннан җиде ел элек вафат була ул. Исән булса, 24 февральдә 74 яшь тулган булыр иде үзенә.
-Һәр яктан камил, тәкъва, гүзәл кеше иде. Җәлил хәзрәт кебек дәрәҗәле вазифаларда республика югарылыгында күренерлек иде. Актанышлылар дәрәҗәсен күтәрә белмәде. Хәзер булса да, үзенә тиешле хөрмәтне күрсәтик. Нигез ташы салынудан башлап, төзелешенә күп көч һәм хезмәт куйган Җәмигъ мәчетен Габдулла хәзрәт исеме белән атарга иде, мәчет урамына да аның исемен куясы иде, — дигән фикердә бүген райондашларыбыз.
Үзгәреш җилләре исә башлаган чорда Актаныш авылы мөселманнарының дини җәмгыяте төзелеп, рәисе итеп Әзһәр Зәйнетдинов билгеләп куела. Уфа шәһәренә Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин янына барып, эшләү тәртипләре белән таныша ул. Мәчет төзүдә халыктан ярдәм акчасы җыйнау өчен җаваплы кеше итеп Нәкыя Галиеваны билгеләп куялар, саклык банкындагы махсус хисапка 170 мең акча җыялар. Мулла кайтарту ниятендә туганы Римма аша хат язып, Габдулла хәзрәт белән элемтәгә керәләр. Иске Кормаштагы бабасы Самат Шәйхетдинов янына кунакка кайткан вакытларда ук намаз укуы хакында хәбәрдар актанышлылар аны кайтарту бәхетенә ирешә. Гаиләсе белән киңәшләшкәннән соң, имам-хатыйб булып районга эшкә кайта ул. 1992 елның 1 августыннан Актанышта биш вакыт намазга чакырган азан тавышы яңгырый башлый, мәчет төзелешенә 14 апрельдә беренче нигез ташы салына. 2000 елда гына төзелеп бетә, августта манара куела, сентябрь аенда ачыла ул. Мәчеттә дини укулар, җомга вәгазьләре һәм намазы, җәмәгать намазлары үткәрелә башлый. Балалар өчен дә бәйгеләр, викториналар уза.
Бүген инде Актаныш районында 52 мәчет эшли, шуның 4 се район үзәгендә.
Мулла әкә
Актанышка кайтканчы хәзрәтебез дин юлында изге гамәлләр кылып, хөрмәт казанган шәхес була. Әтисе Хәниф хуҗалыкларны күмәкләштерү, хәлле игенчеләрне, дин әһелләрен сөргенгә озату башлангач, Үзбәкстанга барып урнаша. Габдулла Сәмәрканд өлкәсе Зааминский районы Җизак бистәсендә дөньяга килә. Әтисеннән дин белеменә өйрәнә, туганы Илдустан шәригать белемен тирәнтен үзләштерә. Җамбул шәһәрендә гидро-мелиорация институтында укып, инженер-гидротехник була.
1967 елда Рәфика белән кавышалар. Өч улларына да, өч кызларына да дини тәрбия бирәләр.
-Ишле гаиләдә үскәнлектән мөмкинлекләр булмады, тормышка чыкканның беренче көненнән намаз укый башладым. Балаларны да дин белеменә өйрәтте Габдулла. Дини мәҗлесләр үткәрү өчен өйне дә иркен итеп салды. Җамбулда күршеләребез казахлар иде. Динне хөрмәт итсәләр дә, тарту, эчү кебек гадәтләре бар. Балалар чит кавемгә китмәсен, таралмасыннар, урам тәрбиясе алмасыннар, дип, Габдулла белән икәүләп, балаларга дуслар эзли башладык, аларны аралаштырдык, гореф-гадәтләрне өйрәттек, — дип, истәлекләре белән уртаклаша Рәфика абыстай.
Балаларга төрле уеннар үткәрәләр, Роза килендәше белән төннәр буе балалар килүгә әзерләнәләр, табигатькә, тауларга алып чыгалар, дәресләр бирәләр. Балачакның үз кануннары – шаярасы, көләсе, уйныйсы килә, аларның күңелен аңлау кирәк. Габдулла хәзрәт гармунда уйнаса, Рәфика абыстай җырлый. Кайда намаз укыйлар, шунда баралар, танышалар, яңа дуслар табалар. Балалар аралашсын әле, дип, аларга Ташкенттан, Алма-Атадан киләләр. Кыргыз балалары да дин дәресләренә йөри башлый хәтта. Никахларны, туйларны да үз өйләрендә уздырырга туры килә. Энесе Госман: “Мулла абзый, капкаңа, Дом бракосочетаний, дип кенә язып куй инде син”, — дип тә шаярта.
Татарларны, балаларны җыеп, сабантуйлар үткәрәләр. Җирле хакимият ризасызлык белдермәсен, дип, 30 ар чакрым ераклыкка, автобус белән, тауга баралар. Аннан Мулла әкә (Габдулла хәзрәтне анда шулай дип йөртәләр) хакимият вәкилләренә, мин ничек итеп сабантуй үткәрергә рөхсәт ала алам, дип мөрәҗәгать итә.
Кайда гына эшләсә дә, шәкертләрен өйрәтеп, укытып, үзе күчеп киткәндә имам итеп калдыра. Иң холыксыз, юлдан язган бәндәләр дә аның күркәм эше нәтиҗәсендә тәүбәгә килеп, дин юлына баса. Аллаһ рәхмәте!
Габдулла хәзрәт
Гаиләсе белән күчеп кайткан хәзрәткә Актанышта барысын да яңадан башларга туры килә. Әлифне таяк дип тә белмәгән Актаныш халкы, иң әүвәл, аның көне-төне хезмәттә булуына, бар эшне дә үзе башкара белүенә, өйне дә балалары белән бергәләп салуына, кечкенә балаларының да азан әйтеп, намаз укый белүенә шакката. Дингә тартылучылар әле төзелеп тә бетмәгән, идәне дә яртылаш кына булган нурлы өйгә укырга йөри башлый.
-1994 елда 43 яшемдә йөри башладым ул дәресләргә. Такта аша кереп, идәнгә утырып укый идек. Шул вакытта өй тулы бала-чаганың берсе дә күренми иде безгә – шаккатмалы! Әхлагы пәйгамбәр с.г.в. әхлагы кебек иде. Юк, димәде, начар сүз әйтмәде. Ике төрле елмаюы бар иде. Яхшыга –бер, начарга икенче төрле елмая. Шуннан аңлап ала идек. Без аның беренче шәкертләре булдык, — ди, бүген инде район мөслимәләр берлеге рәисе булып эшләүче Зөһрә Закирова.
-Догаларны да балаларга качып кына өйрәткән вакытта өенә чакырды ул безне. Һәр сорауга бөртекләп, сабыр гына җавап бирә. Оешмаларга вәгазь сөйләргә бара, ошатып, тагын чакыралар. Көләч, якты йөзле, һәркем белән яхшы мөгамәләдә. Кирәк икән, татарча сөйли, кирәк икән, русча аралаша, кирәк икән, гарәпчә аңлата. Читтә яшәгән булса да, саф татар телендә бернинди акцентсыз аралаша. Балалар белән балаларча, олылар белән алар телендә дингә, фәнгә нигезләнеп аңлата һәр нәрсәне. Балаларга төрле бәйгеләр үткәреп, мине дә жюрига дәште. Күркәм холкы белән үзенә, дингә хөрмәт уятты, бер-ике елдан аны бар халык имам, хәзрәт буларак таныды, — ди, үзе, балалары, оныклары дин юлында булучы, кызы Дилбәр Гәрәева бүген инде Җәмигъ мәчетендә кыз балалар белән дини укулар алып баручы Роза Борһанова.
-2001 елда районда Игелек үзәге барлыкка килеп эшли башлады. Безгә дә килеп вәгазьләр сөйләде. Корбан ашлары үткәргәндә халык аның килгәнен көтеп тора иде. Дини китаплар юк чорда социаль кибеткә Коръән китаплары кайтартты, аны авыллардагы гаиләләргә таратып бирдек, хәзер дә кадерләп саклыйлар, — ди, ул вакытта әлеге системаны җитәкләгән, хәзер район мөслимәләр берлегенең укыту эшләре өчен җаваплы мөгаллимәсе Рәзифә Нуртдинова.
-18 ел бертуганнар кебек аралаштык. Бергәләп авылларга чыктык, мәктәп укучылары, ата-аналар белән сөйләштек. Казанга барып, андагы якташлар белән очраштык. Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Гали Арсланов белән дә күрешеп фикерләштек. Иң яхшы дәгъват – үз үрнәгең. Габдулла хәзрәт шундый кеше булды безнең өчен. Хаҗга барырга ярдәм итте. 1998 елның марты иде. Татар мөселманнарының беренче корылтаена бүләк итеп Согуд Гарәбстаны короле үз исеменнән 200 кешегә чакыру җибәргән иде. Габдулла хәзрәт өенә җомга намазына йөрүчеләрдән Мирзашәриф бабай Шәрәфетдинов, Гайнетдин Афзалов, мин – өч кеше генә калдык инде исәннәрдән. Безнең остазыбыз ул, — ди, район имам-мөхтәсибе булып эшләп, бүген дә Руслан хәзрәткә ярдәмләшүче Ләес хәзрәт Галләмов.
-Әтием йомшак кеше иде. Таләпчән дә була белде. Дингә, эшкә, мөстәкыйль булырга өйрәтте, — дип, алты баласы Рушания, Рәүф, Зиннур, Рәшит, Рәшидә, Наилә, 27 онык, оныкчыклар исеменнән рәхмәтен белдерә улы Рәүф.
-Аллаһ юлында ул күп авырлыклар, кимсетүләр, нахак сүзләр ишетә, әмма соңгы сулышына кадәр ислам диненә хезмәт итә, — ди, Габдулла хәзрәтне искә алу кичәсен 10 мартта оештырып алып баручы, шәкерте, Актанышбаш авылында кыз балаларга дини укулар үткәрүче Элина Арсланова.
Вәгазьләнү
Дини гыйлемне арттыруда, әхлакны төзәтүдә галим, остаз кешеләр белән аралашуны хуплап кабул итүче кардәшләребез Җәлил хәзрәт белән очрашуда вәгазьнең һәр сүзен йотып, сеңдереп кенә барды. Ризыкны киңәйтү, тормышны матурайту өчен нишләргә кирәк? Шуларны аңлатты ул.
-Акылыбыз намаз белән тәрбияләнмәгән, дөрес нәтиҗә ясый белмибез. Исерекне күреп нәфрәтләнәбез, аракыны яратабыз. Киресенчә, аракыга нәфрәт уянырга тиеш, — дип, хәрамнан тыелырга чакырды Җәлил хәзрәт.
Ризыкны киңәйтүче беренче әйбер – тәүбә. Икенчесе – намаз,өченчесе – кәсеп, дүртенчесе – Аллаһка тәвәккәл кылу, бишенчесе – шөкер итү, алтынчысы – аралашу, җиденчесе – изге гамәлләр.
Аллаһы тәгалә өч әйберне ярата – дәвамлы эшне, авырлык килгәндә сабыр итүне, тәүбәдәге күз яшен.
Тәкъдиргә риза булып, тормышыбыз матур, балалар тәрбияле булсын, дип тырышу кирәк. Аллаһ каршында тырышлыгыбыз бәяләнә.
-Иман һәм Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт булмаса, киләчәгебез юк, башка кешене, балаларыбызны яратырга да көчебез булмый. Иман, иминлек бер тамырдан алынган, ислам дине — саф, кимчелексез дин. Кимчелек дин тотучыларда, дини гыйлемне баету, әхлакны төзәтү кирәк, — диде ул.
Игелекле эшләр эшләп яшәү — Аллаһ рәхмәтенә ирешү. Аллаһның рәхмәте белән җәннәткә керәсең, ә Аллаһ рәхмәте кеше рәхмәте эченә яшеренгән. Әти-әни, күрше-күлән, туганнарның рәхмәтен алырлык итеп матур яшәү кирәк – һәммәсе изге теләкләр, Җәлил хәзрәтнең үгет-нәсыйхәте.
Мөхтәрәм кунаклар
13 март көнне «Яшьлек» мәдәни үзәгендә ТР Диния Нәзарәте казыйларының күчмә утырышы узды. Анда республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Диния нәзарәте вәкилләре, Актаныш, Мамадыш, Менделеевск, Әгерҗе, Минзәлә, Алабуга һәм башка районнарның имам-мөхтәсибләре, имам-хатыйплары, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, авыл башлыклары катнашты.
Имам мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин чарада катнашучыларны районда ислам дине торышы, мәчетләрнең эшчәнлеге белән таныштырды. Райондагы 52 мәчетнең 2016 елда 5 се ачылган — Югары Уръяды, Богады авылларында, өчесе Актанышның үзендә Гамбәрия, Бүләк, Мәүлид мәчетләре.
Җәлил хәзрәт Актанышта белем бирүгә, балалар белән эшләүгә уңай бәя бирде. Үзенең дә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
-Балаларны тәрбияләүдә балалар бакчасыннан эшне башлыйм, елына дүрт тапкыр очрашам, берсендә — дәү әтисе, икенчесендә — дәү әнисе, өченчесендә – әтисе, дүртенчесендә әнисе белән бергә чакырабыз, аралашабыз. Авыл имамының үзе дә, гаиләсе дә, холкы да, башкарган эшләре дә күркәм булып, динебезгә хөрмәт уятырга тиеш. Бүген бар мөмкинлекләр тудырылган, матур итеп эш оештыру гына кирәк, — дип, балаларга пансионат формасында башлангыч дини белем бирүне оештырырга йөрүләрен, меселман балалары сабантуен үткәрүне дә республикага үрнәк итеп кертүләрен хәбәр итте.
Актанышлылар хезмәтен бәяләп, дин юлындагы игелекле хезмәтләре өчен район башлыгы Фаил Камаевка, 17 мәхәллә имамына хезмәт хакы түләп торучы “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиевка, имамнарга Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның Рәхмәт хатын тапшырды.
Ләйсән Тимерова