⠀
Мин җиремдә янып торган йөрәк эзлим!
Яратуга тулган күзләр эзлим кабат!
Таптым дисәм — сүнеп барган учак көле…
Һәм бәгырьдә нидер әрни… канап-канап…
⠀
Исәрме мин? Кыямәтттә шашып көлсәм?
Йә еласам — йозагына элеп җанны?
Мине аңлау «акыллылар» өчен — авыр,
Минем белән «җүләрләргә» шундый җайлы!
⠀
Богауларын өзгәннәрне эзләп табып,
Бер йотлыгып эчәр идем хөрлек суын.
Эзлим… эзлим — аның саен чоңгылына
Йота гына бара кебек хәтәр уен…
⠀
Тыпырчынам, каударланам — кайда? Кайда —
Яшим диеп күк күкрәтер ярсу кирәк!
Ябып куйган гыйфритләргә ирек бирәм —
Очса очар минем якка гөрзи-күсәк…
⠀
Екса егар — минем төсле исәрләрнең
Күмерләнгән йөрәкләре — тезем-тезем…
Ничәнче кат маңгай үбә тырма сабы —
Яратудан янып торган күзләр эзлим!
Гөлүсә Батталова
⠀12.09.2019