Әнием ИВЛда (үпкәгә ясалма кислород бирү җайланмасы) ята. Саргайган йөз, хәлсез гәүдә. Район үзәк больницасының терапевт-кардиологы Ринат Мәхмүт улы Хәкимҗанов көненә генә түгел, төненә дә әллә ничә кереп чыккан вакыт.
Яшәү белән үлем көрәшә, ә арасы бик якын. Менә шушы якынлыкны тоеп, әнинең кул җылысын тоярга, аңа гомерне ничек ялгарга белми утырам.
Барлык әниләрнең сәламәт, елларның имин булуын телим…
Әни сулый торган һава кебек кирәк. Яныңда чакта, исән вакытта, без тормыш куган чакта бу алай сизелми. Барысы да шулай булырга тиештер кебек. Әни һәрвакыт тиеш: ул барына да өлгерергә, үз тормышын да, синекен дә алып барырга, әле җитмәсә баласына, безгә булышырга җитешергә дә тиеш кебек.
Әни һәрвакыт яшәр сыман тоела. Күздән аккан кайнар яшемне йотып, әниемнең яргаланып беткән кулын җылытырга, гомер өстәргә телим. 80 яшен тутырып килүче бердәнберебезнең көрәшергә көче җитәрме? Ә уйларның иге-чиге юк.
Балачак
Әни йомшак кына чәчтән сыйпап уята, мәктәпкә барыр вакыт, ә өйгә табада пешкән кабартма бәрәңге исе таралган. Сәгать иртәнге алты.
Ничек өлгергән әни, ничәдә торган, анысын уйлау юк. Өйгә ягылган, җылы. Әтине дә эшкә әзерләп өлгергән, сыер савылган, бозау-сарыклар тук, тормыш гөрли. Әни бар! “Бисмилла”сын укып, изге теләген теләп, әни капкадан чыгып озатып кала. Каршы ала, ашата-эчертә, гаиләнең мең мәшәкатен хәл итеп, эшкә барырга да, кайткач, хәл сорашырга, үз фикерен әйтергә, ачуланырга да өлгерә.
Ут йоткан вакытыңда яныңа килеп, “Үтәр, кызым, иртәгә дә көн бар”, дип, тынычландырып та китә. Әнинең күңел күзе гел күргән, ә без, биш бала, дөньяны кочарга, үсәргә, укырга ашкынганбыз. Әни тормыш алып барган, әти йокларга гына кайткан. Гектарлаган бәрәңге алынган, чөгендере урнаштырылган. Әни белән басудан арып кайтулар да бәхет булган.
Ике канат нык булганлыктан, бишебез дә югары белем алып чыктык. Гаилә кордык. Чиратта — оныклар. Аларга да әби белән бабай кирәкте. Сөртенсәк тә, егылсак та, туган нигезгә – Күәмгә йөгердек. Алты айлык бала да, бер яшьлеге дә әнигә калдырып кителгән. Әни “Юк” димәгән…
… Бабай сугышка киткәндә, бишектә калган әни. Сугыштан кайткан әтине яратмадым, дип, ул вакытның бар авырлыгын уенга алган күк сөйләп, безнең бәгырьне дә телгәләмәгән әни. Чишмәле Сап мәктәбенең җиде классын тәмамлап, сүз тыңлап, фермада ясле бозауларын карарга эшкә чыккан. “Булышырга өч кыз бирделәр, бергәләп яслегә ягарга утын кистек. Бозауларны үтермәдек. Аннан зур бозауларны карарга куйдылар”,- дип сөйләгәне истә. 13-14 яшьлек кызлар!
Җигелеп тарткан сугыш чоры баласын 17 яшьтән кияүгә биргәннәр. Күәм авылына, әтигә килгән. Бабай, әби янәшәсендә кияүгә чыкмаган, әни кебек кызлар да бар. Тормыш алып барасы, барын көйлисе,барына яраклашасы…
Алма бакчасы, яшелчә бакчасы, тавык фермасы бар иде… – авылым тарихын сөйли әни
Оныкларга! Ә без тыңлыйбыз. Хәтере сөбеханаллаһ. Әни өйрәткән догалар белән үскән балалар дингә килә бүген. Мәрткә киткән Шәһәрбану әбинең оныгы булган әни без белгәннән намаз укыды, уразасын калдырмады. Күршедәге ничәмә-ничә карчыкка булышты. Аларның да үзебезнең нәсел әбиләре икәнлеген, энем Алмаз белән шәҗәрә ясаганда белдек.
… Авыр сулаган, кешеләргә изгелек эшләргә өйрәткән әнинең кул җылысын тойган саен рәхәт булып китә…
Быел сынаулар елы. Октябрь ае бигерәк тә авыр булды, сәламәтлеге китте әнинең. Больницага бармыйм дисә дә, авыртуы чиккә җиткәч, алып килдек.
Башта үт юлына таш тыгылды, хирург Ренат Фәльван улы Закирҗанов могҗиза ясады, операциясез генә дәваланып чыктык. Әни үзе бик авыр йөргәч, мин гел әни янәшәсендә булдым.
Коронавирус
Чыгып өч көн үтмәде, төп нигездәгеләр коронавирус белән чирләде. Ныгып өлгермәгән организм тиз эләктерүчән. Ринат Мәхмүт улы барып караганнан соң, кабат больницаның провизор бүлегенә килеп килергә туры килде. Атна буе укшыган әнине тикшермәгән табиб калмады. Баш табиб ФГДС белән тикшергәннән соң, язва барлыгы да ачыкланды.
5-6 табиб киңәшләшкәч, изоляторга салдылар. Шул көнне үк Ринат Мәхмүт улы кереп, барына әзер булып торырга кирәклеген аңлатты. Чөнки өйдәгеләр авырый. Аңа кадәр йөрәкне, башны, язваны дәвалап калуның ни дәрәҗәдә мөһимлеген әйтеп, чарасына ук кереште.
Табиб әйткәнчә булды, бишенче көнгә, чир үпкәгә төште. Кислород кими башлады. Бәхетенә провизор бүлегенә торбалар сузып, ИВЛлар куелган чак иде. Әни Арчага да, Казанга да бармыйм, диде. “Энем, сиңа ышанам, ни булса да шушында калам. Яшәмәдем түгел, яшәдем. Бик риза, бик рәхмәт”, -дип сузылып ятты.
Чирдән 5-6 адым алда йөргән табиб әнине шул көнне үк ИВЛга тоташтырды. 40 процент үпкәгә зарар салынып өлгергән иде. Калганына каршы бергәләп көрәшергә туры килде. Әнинең бәхет икәнлеген, ни дәрәҗәдә кадерле икәнлеген яшәү белән үлем көрәшкәндә аеруча тоясың.
Аллаһка хисапсыз шөкер, әниебез Аллаһы Тәгалә һәм табиблар тырышлыгы белән исән-сау калды, бүген өебезгә нур чәчеп, оныкларын карый.
Изге теләк
Әниебез, Һиндия Хәбибулла кызы Батталованы 2 декабрьдә буласы олы юбилее, 80 яше белән котлыйбыз. Юбилеең мөбарәк булсын, әни!
Кадерлебез! Биш балаңның, ун оныгыңның, ике оныкчыгыңның йөрәк җылысын кабул итеп ал. Без сине бик яратабыз, син безгә сулар һава кебек кирәк. Сәламәт булып, тагын озак еллар син булганга куанып, бергә-бергә яшәргә насыйп булсын.
Син булганда гына без бәхетле,
Син булганда, якты көнебез.
Кыш аенда ишелеп яуган кардай,
Ап-ак бәхет-шатлык телибез.
Изге теләкләр белән балаларың, киленең, оныкларың, оныкчыкларың.