Күңел кайтты…

Хыял тулы өмет кисәк сулды
(Сабыр савытлары озак тулды).
Сиңа бәйле хатирәләр биктә.
Адәми зат холкы соңгы чиктә
Әрсезләнеп үзен корбан итә.
Акыл белән акылсызлык чиген
Мәхәббәттә һәрчак икәү үтә.
Насыйп ярым таптым, дигән булып,
Ялган хистә хаталанып бетә.
Ахыр чиктә хыял үргән таңнар
Шәфәкъ кочагында тузгып яна…
Җанның сутын елмаюга төреп,
Моңсу гына көйләп гомер ага.
Йөз чөереп язмыш бара янда…
…Синле хатирәләр саубуллашып ,
(озаккамы) хәтеремнән китә…
Таң суыгы җанда калтырана…
Кояш нуры кереп бара курка-курка…
Җылыталмас.
Кырау суккан күңел күптән биктә!
Яшәлмәгән кебек. Бәхеткә гел киртә…
Алтынсыман көзләр җитә!..

Сүрия Мингатина
15.08.02019

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!