Күңелемне үрәм

Күңелемне үрәм сиңа таба
Пәрәвездән сузам күперне.
Минем йөрәк янартаулар сыман,
Тиңләп була кызган күмерне.

Күңелемне үрәм күңелеңә
Чәчәкләргә төреп бизимен.
Үргән күпер аша мең әйләнәм,
Йөрәгеңнән синең бизмимен.

Күңелемне үрәм. Йөрәгемне
Бәйләр өчен синең йөрәккә.
Кошлар сыман бер кавышыйк әле!
Сандугачлар кайткан тирәккә.

Күңелеңне үр дә бәйлә миңа
Вак киртәләр шартлап сынсыннар.
Йөрәк җыры сөйли әкиятләр,
Уйлар сырлый безгә пар сыннар.

Гөлзилә Гафурова

Не копируйте текст!