Күке зары


Корган агач ботагына басып

Күке саный гомер елларын…
Әллә исе китми юк-барларга
Сөйли микән җанда булганын.

Кечкенәдән безгә гел әйтелде
Имеш күке «таштан яралган»,
Ничек мөмкин җаның тетрәнмичә
Баш тартуы газиз балаңнан.

Читләр үстерсеннәр ким-хур итми
Ә син, имеш, яшә күкелдәп…
Ни мәгънә соң җанны сызлатудан
Табигатькә каршы килүдән?

И сөйлибез… кечкенәдән имеш
Белсәм әгәр күке телләрен
Чишәр идем беркем аңламаган,
Санланмаган күке серләрен.

Уйладымы сезнең берәрегез
Ник җаннарга тия тавышы?
Чит ояга сабыйларын салып,
Елый-елый китеп барышы…

Сандугачтай моңлы түгел нигә?
Моң алсын ул кайсы җиреннән?
«Үз баласын үзе үстермәсен!..»
дигән каргыш ята гомергә.

Уйладымы сезнең берәрегез
Җәлләдеме мескен күкене?
Теле булса сөйләр иде дә бит
Өзеп-өзеп, җыры шикелле.

Бакча башындагы корган агач
Тагын тыңлый күке зарларын.
Уйларымнан күзләр яшьләнгәнче,
Таңнан торып, мин дә тыңладым.

Гөлфия Шиһапова

Олы Әтнә авылы

Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!