Минем өчен бүген күкләр елый,
Күңел халәтемне сизгәндәй.
Җитәр инде, сөмсереңне коеп,
Сагыш белән гомер итәргә.
«Вакыт дәва», диләр, бер карасаң,
Сагыну кала, сагыш сүрелә.
Юанычы табыла, хас түгелдер
Сагынмыйча тору кешегә.
Моңсулыгы көннең үгетләми,
Үтәр әле, чыгар кояшы.
Югалтусыз гына булмый тормыш,
Күп булмасын яшьләр коясы.
Сөенечләр бар бит әле, шөкер,
Яңгырлы көн генә бозмаслык.
Бердәм, тату гомер кичергәндә,
Хәсрәте дә булмас узмаслык.
Ни булса да көчле булу кирәк,
Яхшылыкка барын юрарга.
Рөхсәт үземә, кайчагында төнлә,
Мендәр кочып кына еларга…
Райлә КОРБАНОВА
18.05.2017