Кызымның курчагына
Кулмәк тектем әле мин.
Матур булсын дия-дия,
Уйдым яка,уйдым җиң.
Сирень төсле кулмәкне
Бизәдем сәйлән белән.
Чәченә дигән тасманы,
Сайладык Сәйдәм белән.
Биленә билбау да тектем,
Кызым сәйләннәр тезде,
Кулмәге әзер булганны
Көтте курчагы, түзде.
Кулмәк әзер булу белән
Киендердек курчакны.
Балакаем курчак өчен,
Әй сөенде шулчаклы.
«Әниемә рәхмәт әйт,»-ди,
«Яңа кулмәгең өчен,
Барыбыз өчен тырыша,
Кызганмый Әни көчен.
Курчаккаем беләсеңме?
Минем Әнием уңган,
Дөньядагы әйбәт Әни
Тик мина насыйп булган».
Яңа кулмәкле курчакка,
Без яңа исем куштык.
Курчак матур булсын өчен,
Икәуләшеп тырыштык.
23.05.17
Гөлусә Галимҗанова