Күз яше

   Чыгарылыш кичэсеннэн кайтып килгэндэ Земфиранын башына сугып мингерэйттелэр. Арттан килеп суккан бэндэнен кем икэнен купме эзлэсэлэр дэ таба алмадылар. Жэй башынын чалт аяз конендэ китереп орган яшенле янгыр сыман тиздэн кызнын авырга калганы билгеле булды. Билгеле сэбэплэр аркасында эбисе белэн генэ ускэн кыз, яшьлегенен ин матур мизгеллэрен бултэйгэн корсагы белэн кеше кузенэ куренудэн оялып өйдэ генэ уздырды.   

   Сыйныфташлары кайсы-кайда таралышып укырга кергэндэ ул өйдэ бэби карады. Елый-елый куз яшьлэре кибеп узен мыскыл итеп көчлэп киткэн ирне каргады: “Мине рэнжетеп зар елаткан бэндэ гомер буе бала чырае курмэсэ иде»,  дип телэде. Бар вакытын баласына, кызы Самирасына багышлады ана.

   Куз карасыдай жил-янгыр тидермичэ саклап устерде. Баласы да тырыш,  олыларны хөрмэт итеп, яхшы укыды, эшчэн,  тэрбияле булып усте. Авыл жире булгач,  хэбэр яшен тизлегедэй тарала, бергэ укыган “Алмазнын хатыны бэби тапканда улгэн”,  дигэн хэбэр таралды. Сон гына сайланып өйлэнсэ дэ матур яшилэр дигэннэр иде. Укыганда ук юаш,  вэсвэсэгэ тиз бирелучэн Алмаз жанына урын тапмый өзгэлэнэдер инде. Берничэ ай утугэ тол ир авылга энилэре янына кайтып төплэнде. Районга йореп эшли башлады. Курше авылда яшэсэ дэ,  һэр кеше уч тобендэге кебек куз алдында, тикшереп кенэ торалар. Ир берничэ айлар уткэч, шэфкать туташы булып эшлэуче Гөлнурга өйлэнеп куйды. Хатыннын да беренче ире белэн эчкече булу сэбэпле тормышы барып чыкмаган икэн, аерылышканнар. Гаилэне тулыландырып малайлары туды. Соенечтэн нишлэргэ белми кунелсез вакыйгалар азрак артка чигенде. Вакытлар узып тормыш уз дигэненэ акты.

   Самира укуын алтын медальгэ тэмамлап документларын югары уку йортына тапшырды, укырга кереп кайтты. Районнан ары ерак китэ алмаган Земфира, кызы белэн янэшэ булырга телэп йорт-жирен сатып кызы укырга кергэн шэһэрдэн бер булмэ алуга иреште. Шэхэрнен шау-шулы тынгысыз коннэренэ,тотенле һавасына иялэшэ алмый изаланды.Узлэре яшэгэн йорт артына урнашкан кафега табак-савыт юучы булып керде. Самира укып йөри, тик туган авылны сагыну сагышлану кунелне тырный,төшлэргэ кереп йөдэтэ.Сабантуй буласы конне сыйныфташлар белэн очрашуга чакырып хэбэр килде Земфирага. Курше-кулэннэн ары туганнары булмау сэбэпле монарчы авылга кайтылмады. Э бу хэбэр гомер иткэн авылын куреп килер өчен менэ дигэн момкинлек иде. Нинди кулмэклэр киясен, чэчлэрен ничек жыясын уйлап озак йокыга китэ алмый ятты хатын.

   Ике авылны берлэштергэн сабантуй гөрли. Бар да килеп курешэ хэл-эхвэл белешэ,бэйрэм белэн котлый.Барлык сыйныфташлар жыелып су буена очрашуга тошеп киттелэр.Купме гомер уткэн,  эмма эле генэ мэктэпне бетергэн кебек узе.Сагынышканбыз.Сөйлэшеп сузлэр бетми, кем кайда эшли, гаилэсе бармы… бер-беребезне булдерэ булдерэ сөйлэшэбез,  көлешэбез. Егерме сигез укучы арасыннан Фэнил юк, ул узган ел суга батып улгэн иде һэм Алмаз, анын ни сэбэпле килмэгэне билгесез. Тан алдыннан гына куршелэре Сания апаларнын верандасында йокыга киткэн Земфираны елашкан, шаулашкан тавышлар уятты.
   

   -Нэрсэ булган, Сания апай?
   

   -И-и-и балакаем курше Мөрсзлим авылыннан Алмазны белэсендер инде, беренче хатыны бэбилэгэндэ улгэн иде. Шунын икенче хатыннан туган биш яшьлек малае бэрэнге корты агулый торган агу эчеп агуланган. Больницага килеп житкэнче улгэн ди бичаракаем, дип куз яшьлэрен сортеп. Сөт,  дип белеп эчкэн,  дилэр. Алмазны житмэсэ элмэктэн тартып тошергэннэр, ди. “Барыбер уземэ кул салам,Земфиранын гына рэнжешлэре тоште, мин боздым анын тормышын, дореслекне белерлэр дип куркып яшэдем”,  дигэн.
   

   Кылт итеп берничэ дистэ еллар элек булган вакыйгалар исенэ тоште хатыннын…

 

   Беркем белмэс дип уйлагансындыр инде Алмаз, чэчэктэй саф ятим кыз баланы рэнжетеп узен дэ рэхэт яши алмадын бит. Куз яшенен жирдэ ятмаганын ишетеп тэ белми идееңмени сон син…

 

Миләушә МАЛИКОВА

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!