Мин көзләрне бер дә сөйми идем,
Көзләр мине кире кактылар.
Бәхет ишекләрен ачыйм дисәм,
Күз алдымда кире яптылар.
Мин көзләрне һич яратмый идем,
Никтер шомлы булып тоелды.
Көзге яфрак сыман, хисләрем дә
Саргайды да җиргә коелды.
Мин язларга гына гашыйк идем,
Көз күңелсез иде, бер афәт.
Быел менә шушы шомлы көзем
Вәгъдә итә якты киләчәк!
Энҗе Хөсәенова
28.09.2017.