Кайтар мине кабат үз яныңа,
Җаным читтә калды адашып.
Уйларымда йөрим үз-үземә,
«Мин — бәхетле», диеп алдашып.
Бер мизгелдә йолкып атып булмый,
Йөрәгеңнән якын кешеңне.
Куркытырсың кебек кинәт кенә,
Уянып син татлы төшеңне.
Ә чынбарлык кырыс, мәрхәмәтсез,
Ят кешеләр итте күптәннән.
Уртак хатирәләр калды бары,
Сихри сөю хисле үткәннән.
Тәннәр якын, ә җан кайда йөри,
Эзли сине, белмим табармы?
Хисләр сөю гөлен терелтергә
Ләйсән яңгыр булып явармы?
Язлар кайткан кошлар кебек урап,
Кабат кайтыйк назлы аланга.
Ярат мине шашып, тик калмасын
Һич тә җанда урын ялганга.
Флера ГАБДУЛЛИНА
Балтач