Беләм — җирдә Чатыртаулар барын,
Айгыртаулар барын күккә ашкан …
Калатауга менеп җан яңартсам,
Яши башлыйм төсле яңабаштан.
Беләм — җирдә биеклекләр барын,
Бөеклекләр барын чиктән ашкан.
Калатауның тыйнак олпатлыгы
Кадерлерәк миңа кыя таштан.
Беләм — җирдә хак тарихлар барын,
Ялган әкият барын көчләп таккан.
Үз-үземне эзләп табар Калам,
Ничә гасыр инде бикле капкаң…
Беләм — җирдә таш калалар барын,
Башкалалар барын читкә каккан.
Калатауның кара еланы да
Мең ел белә кебек мине яттан.
Беләм — җирдә Чатыртаулар барын,
Айгыртаулар барын күккә ашкан .
Калатауга карап тау булалсак,
Яши башларбыз күк яңабаштан.
Гөлүсә БАТТАЛОВА
10.10.2017.