Кара җирнең кара малае мин,
Тамырларым җиргә бөреккән.
Ерак бабамнар да иген иккән,
Җир сөргәннәр элек-электән.
Кара җирнең кара малае мин,
Басу- кырлар — минем тәхетем.
Күпләр өчен сәер тоелса да,
Кара җир ул — минем бәхетем.
Кара җирнең кара малае мин,
Шатланамын туар көнемэ.
Үзем булдырганча тырышамын,
Тирем тама кара җиремә.
Ашар ашым,сөйгән эшем бар, дип,
Рәхмәт укып яшим Ходайга.
Әйтегезче тагын ни кирәк соң
Кара җирне сөйгән малайга?!
09.03.2017.
Тәбрис Фәхретдинов
Арча районы, Хәсәншәех авылы