Казаным

Чит җирләрдә йөреп кайтып киләм,
Сагындырдын инде, Казаным.
Ерактан ук мине узенә дәшә,
Синең матур, моңлы азаның.

Миңа таныш инде куп шәһәрләр,
Тартылмады ятка куңелем.
Чит җирләрдә сәфәр кылган чакта,
«Казаным»,-дип типте йөрәгем.

Сөембикәң, Кол Шәрифең синең,
Башкаларга урнәк булырлык.
Чит җирләрдә йөреп аңладым мин
Әй, Казаным, син бит горурлык!

Гөлусә Галимҗанова
Күшәр авылы

15.07.2017

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!