Кипкән печән исен бер иснәсәм,
Дәва була бөтен җаныма.
Күңел тула әгәр мәхәббәтем,
Йөгереп килсә минем яныма.
Чапкан печән арасында җиләк
Югалтмастыр тәмен кипсә дә.
Бергә булсак, һич тә курыкмамын
Гомер ахырлары җитсә дә.
Печән кипсен, ләкин су кипмәсен
Мәхәббәтнең чишмә башында.
Салган йортым исән-имин торсын
Гаиләбезнең нигез ташында.
Равил Садриев