Китәм инде…

Китэм инде…Укенечсез, упкэсез…Куклэремэ рэхмэт эйтеп…Мин яратам сезне кешелэр….
Илфак Шигапов

«Китәм инде» — дисез, тыныч кына…
Үкенечсез, имеш, үпкәсез…
Ә ничек соң безнең хәтерләрдән
Үзегезне сызып китәрсез?!

Кешеләрне артык яратырга
Һич ярамый икән, аңладым.
Мин аңладым, ләкин, моны сезгә
Ни кызганыч, әйтә алмадым.

Сагыш тулган күңел касәгезне
Аңламаган икән бик күпләр.
Мондый авыр кайгы рәхмәтеннән
Иңрәп куйды гүя бу күкләр.

Иңрәп куйды җиһан. Хәтеремнән
Ургып чыга сезнең бу сүзләр.
Күңел серегезне чишәр өчен
Булгандыр бит якын һәм үзләр?!

Күк күкери. Җиләр гүя шашып,
Сезнең эзне эзли юллардан.
Кеше гомерләре бер йотым су…
Бер елыйсы килә шуңарга…

Җырга салган тормыш юлыгыздан
Җырлый-җырлый гүя киттегез.
Бу шигырем Сезнең истәлеккә.
Оҗмах түрләренә үтегез!

Гөлзилә Гафурова

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!