Сирәк кенә төшкә керәсең,
Сагынуым, әти, сизәсең?
Әллә кисәтергә теләдең?
Зур иде шул күрү теләгем…
Гомер иткән куян бүрегең,
Имеш, киеп киттем шәһәргә.
Ник әйтергә кыймадың соң, әти,
Куян бүрек миңа нәрсәгә?
Минем өчен борчыласың бугай,
Инде ничә тапкыр сынадым.
Бәхет поездының тагын, әти,
Соңгы вагонына соңардым.
Юк, борчылма, кызың шөкер итә,
Өмет тулы әле күңеле.
Көч һәм куәт өсти тормышына
Әтисенең куян бүреге…
Фәридә Хәсәнова
10-11.09.17