Юашланган быел кычытканнар…
Зәһәрлеген җуйган нигәдер…
Табигать тә заманына күрә
Ялгышамы әллә нигә бер ?
Өтеп алыр ут-ялкынын тоймыйм —
Көлтә җыям ялан кул белән .
Өтәләсен иде шунда берсе,
Әрнү көтеп бүген тилмерәм!
Әллә үзем тупасландым микән,
Тән газабын бер дә тоймаслык.
Күзәнәкләр җанны алдалыймы —
Дөньясыннан качкач ихласлык…
Бармак битен үлән чагу нәрсә,
Инанганың үтсә кылычтан!..
Үз ишләрем диеп сыйпап үттем —
Юашланган быел кычыткан…
18.05.2017.
Гөлүсә Батталова