Кычыткан

 

(Әниемнең балачагы бик авыр елларга туры килгән. Газиз әниемә багышлыйм.)

Җанны өттең, өтмәсәң дә телне,
Ачлык хисен бастың беразга.
Ипи тәмен оныттырып тордың,
Истән чыгарып син бик азга.

Куандык без күп таба алсак сине,
Чаксаң да син кулны җыйганда.
Ипи ашау булды безнен хыял,
Әрнүләрне җаннан тыйганда.

Тамак ялгадык без өйрә ашап,
Кысыр ашның булдың бизәге.
Туймады ла тамак, гел тилмертте
Икмәк сорап корсак бизләре.

Илдә чыпчык улми, дөрес икән,
Җан сакладың, бастың ачлыкны.
Бала чакта күп җыйнадык сине,
Ялан тәпи изеп балчыкны.

Еллар утсә дә син узгәрмисең,
Кул өтәли, яшел төсләрен.
Сугыш беткәч тә син ятимнәрнең
Өстәленнән бик тиз төшмәдең.

Җаннар өтәсең син искә төшереп,
Балачакны ач һәм ялангач.
Туймаса да тамак җан алданды,
Өйрәң ашап тамак ялгагач.

Әрну катыш куз яшьләре тамган
Турап салган чакта ашларга.
Килмәсен лә кабат авыр еллар,
Төшмәсен лә кайгы башларга!

Кычытканлы өйрә, кәлжемәләр
Калсын бары калсын сузләрдә.
Өтәләмә җанны, чак син кулны,
Без өйрәнгән инде тузәргә.
Яшьләр тула кургәч кузләргә.

Флера ГАБДУЛЛИНА

Балтач районы

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!