«Ызандашлар» төркеменең биреме буенча язылды
Рәсемнең авторы — Гомәров Рәшит «Кыр чәчәкләре»
Кыр чәчәкләрен өзеп син,
Суздың минем кулларга.
Кадерләп суга утырттым,
Назым биреп аларга.
Утыралар чәчәкләрем
Хуш исләрен таратып.
Һәр мизгел аларны күзлим,
Сокланып һәм яратып.
Ул чәчәкләрдә чагыла
Якты кояш нурлары.
Әкрен искән таң җилләре,
Чишмәләрнең моңнары.
Төрле кыр чәчәкләрендә
Купме сихри гузәллек.
Әллә сөю көч бирәме
Җирне ямьгә күмәрлек.
Сөю таҗындагы назлар
Калды минем йөрәктә.
Кыр чәчәкләрен һәр ел да
Бир син миңа бүләккә.
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Теләче районы, Олы Нырсы авылы