Кыргыйлык

Сәердер, килешәм — миндәге кыргыйлык — 
Кояштан изрәгән язлардан ятсынам. 
Исләрдән, төсләрдән баш җуйган дөньяда 
Тып-тыныч бәхетнең өлеше аз сыман… 

Ятсынам: үз-үзен әүлия санаган 
Адәмнәр ялганын тәүбәгә охшатмый… 
Җылыга тилмергән көнемдә салыйммы 
Җаныма бөркәнгән борынгы бушлатны? 

Тап-таман кыргыйлык мәҗүси йөрәккә! 
(Язлардан ятсыну ваз кичү түгел лә!) 
Шулай да күптәннән бер дәрвиш яши күк 
Үзенә бикләнеп бәгырьнең түрендә. 

Сәердер, килешәм — яшәвем, рәвешем, 
Бәйрәмнән бәйрәмгә миндәге моңсулык. 
Кешеләр җаныннан югалган җылыны 
Табалмый йөдимен язлардан ятсынып. 
 
Гөлүсә Батталова
15.05.2019 

Оцените статью
Куңел чыңы
Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!