Кышкы алма

Мөлдерәмә туңган җанның
игезәге синме әллә?!
Чагылдыра нурың тылсым кебек,
төс балкышың — энҗе бөртек
бозга тама яшең булып.

Ялгыз алма. Сулган агач.
Төссез дөнья…- ә ул көлә!
Аңлап булмас иң гаҗәбе:
боздан торган күңел
әле көлә белә.

Кулым сузам. Җылынырмы җаның?
Соң өметем – соңгы сулыш.
Ничек шулай син гел тыныч?
Бәхет тулы мизгел —
сының саклый, гүя, бозга төреп.

Аклык иңә изге җанга дога булып…
Тамды яшем.
Кисәттең күк кышкы алма:
ялгыз калма!..
Мөлдерәмә тулган җанның
игезәге син икән лә…

Сүрия МИНГАТИНА
8.12.2019

 

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!