Иркәләп үстергән кызымны
Зур тормыш күгенә очырам.
Шатланам, сөенәм, очынам,
Нигәдер әз генә борчылам.
Оч син, балам, оч син әйдә,
Терәк булсын яратканың.
Очар күгең аяз булсын,
Пар булсын канатларың!
Сөю дигән олы хисне
Саклагыз сез, вакламагыз.
Әти-әни ышанычын
Аклагыз сез, таптамагыз!
Йолдызларның яктылыгын
Юлыгызга сибәр идем.
Ак теләкләр тели- тели
Озатам сине, кызым, минем!
Оч син, балам, оч син әйдә,
Терәк булсын яратканың…
Очар юлың аяз булсын,
Пар булсын канатларың.
Зөһрә Хәкимуллина,
Биектау.