«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге” корреспонденты, Актаныш районы җәмәгатьчелек советы президиумы әгъзасы, район мөслимәләр берлегенең матбугат эшләрен алып баручысы.
Әтнә районының Күәм авылында 1976 елның 10 гыйнварында Батталовлар гаиләсендә туганмын. Әнием – Һиндия, әтием- Мәхмүт. Гаиләдә биш баланың дүртенчесе. Биш баланың икесе медик, икесе журналист, энем- радиофизик. Сүрия апа – гаиләдә икенче бала, журналист. Матбугатка килүемә дә аның йогынтысы зур. Апам киңәшен тотып, әлеге өлкәне сайлап укырга килгәнлектән, укыган вакытта ук минем уйлап, сузып, үз көемә генә укырга бер мөмкинлек тә булмады – җаваплылыкны аклыйсы бар. Аннан соң апа да, якын итеп, җитешеп бетмәгән якларны күрсәтә, башкаларга караганда да катырак итеп әйтә – үз кешегә гел катырак эләгә бит! Аның кайгыртучанлыгы, КФУда журналистикада белем бирүче укытучыларыбызның белемнәре һәм тормышка өйрәтүләре гади булмаган, Татарстанга беренче Президентны биргән Актаныш төбәге егетенә тормышка чыгып эшкә кайткач та минем өчен яңа урында тернәкләнеп китәргә, районда һәм журналистикада үз урынымны табып, үз сүземне әйтергә, үз йөземне булдырырга ярдәм итте.
Безнең нәселдә журналистлар күп. Ирем Илсур Тимеров та белеме буенча журналист. Журналистикада идарә итү системасында мәгълүмат-мөхәррият үзәге формасында эшләү рәвешен булдырып, аны гамәлгә керткән шәхес. Кызым Илсинә дә бүгенге көндә журналистика буенча КФУда икенче курста белем ала.
Үтелгән юл үкенечле түгел. Тупланган тәҗрибә дә, журналистикага керткән яңалыклар да, ирешкән уңышлар да, яуланган биеклекләр дә бар. Иң кадерлесе — “Бәллүр каләм”. Без аны Сүрия апа Мингатина белән бер елда, бер көндә алдык. Укучы остазын уздырса, бу — остазның уңышы, диләр. Апам – минем юл күрсәтүчем дә, остазым да, киңәшчем дә. Һәм мин аңа бик рәхмәтлемен. Минем генә түгел, кызым Илсинәнең дә остазы ул. Мин гел әйтәм: “Ник университетта укытмыйсың икән син, файдаң тагын да күбрәк булыр иде”, — дим. Шөкер, аннан өйрәнүчеләр — без болай да күп. “Күңел чыңы”на ул безне дә чакырды. “Рәхәт итеп язучылар күп тугел, аларны укыганда күңел дәвалана. Язмаларыңны бирик”, — диде. Ул шулай дип әйтә икән, димәк шулай кирәк. Олы йөрәкле КЕШЕ, нәфис күңелле хатын-кыз, үзенә дә, башкаларга да таләпчән журналист, көчле шәхес ул!
Ә журналистикада үз исемең булу, сине танулары өчен бик көчле шәхес булырга кирәк тә! Синең әйткән һәр сүзеңне, эшләгән һәр эшеңне күпме кеше – укучыларыбыз үз дөньяларына кабул итеп ала. Аларның ышанычын аклау — олы җаваплылык. Һәр көнне кулыма каләм алам. Фикерләремне бер тезмәгә салганчы, туктап, уйга калам. Кешеләр ышанычы, аларның сиңа гына ачкан мөлдерәмә күңелләре шулай туктатып уйландыра. Журналистларны мин кеше күңеленең табиблары дим, синең язмаларыңнан соң аларның күңелләре гарипләнеп калырлык булмасын. Һәр язмабыз алар яшәешенә үзгәреш кертү бит!
Егерме ике ел һөнәремә тугрылык саклап эшләсәм дә, һәр әйткәннәре саен тетрәнеп кала торган, үзем аша тагын бер кат үтә торган искәрмәләр бар. Кулыма каләм алган саен укучыларымның: “Тормышта инде нишлим, дип туктап калган вакытларымда Сезнең язмаларыгыз яшәргә көч бирә…”; “Гомерем буе күңелем түрендә йөрткәннәремне, берәүгә дә әйтмәгән яшерен уй-хисләремне дә күреп, тоеп, тотып алып язгансыз, Сез – профессионал…” дигән фикерләре кабат-кабат уйландыра. Аннан соң, кешеләрнең елый-елый рәхмәт әйтүләре! Берничек тә аңлатып булмый ул вакыттагы кичерешләрне, куйган хезмәтеңә шундый бәя алган кеше генә аңлар ул вакыттагы кичерешләрне!
“Күңел чыңы”на уңышлар телим! Көчле кешеләр янына көчле кешеләр тартыла. Алар бер-берсенә биеккә күтәрелергә, КЕШЕ булырга ярдәм итә. Тормышның гүзәллеген нәкъ менә шундыйлар бергәләп тудыра, бер-береңә терәк булып, кирәк булып яшик, эшлик, иҗат итик, хәерле сәгатьтә!