Мәгънә булырга тиеш

Һәрбер шигырьдә мәгънә булырга тиеш. Кайсыбер шагыйрьләр шигыр язганда чигү чиккән кебек, шактый мәшәкатьле һәм четерекле гамәл белән шөгыльләнәләр. Аларның алдында мин түбәтәемне салам, ягъни аларны хөрмәт итәм. Мин үзем, шәхсән, фәлсәфи темаларга язганда, гади укучыны күздә тотып, аңлаешлырак шигырьләр иҗат итәргә тырышам. Шигърият кырында тегесе дә, монысы да булырга тиеш –йөзләгән матур төстәге чәчәкләр булса, бу инде искиткеч  булыр иде.

Дамир Гыйсметдин

“Халкым минем”, № 1, 2017 ел

Не копируйте текст!