Әйт әле син,минсез ничек сиңа,
Төнең татлы,көнең затлымы?
Әллә киресенчә,төнең әрнүлеме,
Ә көннәрең айдай яктымы?…
Әйтче зинһар,ничек уйлыйсың син,
Синсез миңа ничек,авырмы?
Әгәр ачсам йөрәк серләремне,
Яшәү сере, анда калырмы?…
Әйт әле син,яшәү тәме нидә,
Өзлеп сөеп,әрнеп көюдәме?
Әллә мәхәббәттә бербөтендәй,
Җан ләззәте татып сөюдәме?…
Әйт әле син…җаным…
Гөлсем НӘБИУЛЛИНА