Мамонтлар

«Идел бит ул, киң бит ул…» бәйгесе өчен язылган
Ә аларны үлеп беткән диләр…
Адым саен бүген “мамонтлар”…
Беркөн килеп, соң сәгате сукса,
Җитәр микән кәфен, табутлар?!

Мылтык төзик, әйдә, барчасына –
Качмасыннар Кызыл китапка!
Шайтан белсен гөнаһ-савапларын –
Ни язылыр безнең хисапка?!

Мамонтларга әверелер аккош,
Сандугачы, җәнлек-киеге.
Безгә нәрсә, җырлап яшибез лә
Тартылганда гармун күреге!..

…Колакларга ишетелде ят өн:
-Әй, мамонтлар, сезнең чиратмы?
Ни кылырбыз, бер көн Җир-анабыз
Хәтерләтсә олы зиратны?

Ерткыч куллар, гамьсез табаннардан
Ермачланса яшәү тәртибе –
Бусагага килеп тешен кайрар
Мамонтларның ачы тәкъдире.

Ә аларны үлеп беткән диләр…
Кырылганнар ләса бахырлар!..
Җан ялгарга җан җылысы көтә
Мамонтларны күргән тамырлар…
13.04.2017.
Гөлүсә Батталовa

Не копируйте текст!