Мин — гороскоп буенча Укчы. Үгез елында туганмын. Бу мине кузаллау өчен. 24.11.61 елда, Арча районы Сарай-Чокырча авылында 5 балалы гаиләдә 4 нче бала булып дөньяга килгәнмен. Бик “шустрый”-тиктормас булганмын, бөтен олылар минем дус булган. 4 тапкыр башны тишкәнмен, ике тапкыр идән астына очканмын. Әти- әни белән 7 идек, шуңамы — белмим, иң яраткан саным — 7 .
Балачагым бииик бәхетле утте. Әтием — алдынгы шофер, беренчелекне бирмәде, иң зур буләге — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены. 52 яшендә, абый белән без армиядә чакта, безне ташлап китте ( бакыйлыкка), бер оныгын да күрмичә. Әнием башта колхозда эшләде, бөтен авылга күлмәк тегә иде, ә әтидән сон намазга басты, абыстай булып йөрде. Барыбызны укыттылар, эни берүзе башлы-күзле итте, рәхмәт аларга, баш иям.
Мәктәптән соң югары хәрби училищега кермәкче идем (ВВС) летчик-истребитель булырга. “Любоена кер, тик монсына юл юк”,- диделэр. Бу минем хыялым гына булып калды, ничә еллар үтүгә карамастан, күктә самолет тавышы ишетсәм , аны күзем белән каршы алып, күздән югалганчы озатып калам … Икенче хыялым, КИСИ ның архитектура бүлегенә 3 көн рәттән имтихан биреп керә алмаганнан соң, чәлпәрәмә килде. Әти сизгән күк, «Мин йөреп торганда укы, сәләтең бар» — дигән иде. Институтка керә алмаганнан соң КМПО ( 16 нчы завод ) — токарь, анда 8 ай эшләдем, цехта — яшьлэр арасында — 1 урын . 2 ел армия- «Байконур». Тагын шул ук завод . Аннан соң ВУЗ — КСХА, МЕХ.ФАК . 1988 елдан — баш инженер “Курса” хуҗалыгында. 1994 елдан 2016 елга кадәр- МВД. Кергәндә ГАИга алдылар, ике елдан артык түздем, аннан соң начальникка 3 рапорт яздым, башка службага кучерүне сорап.
Башта ышанмадылар, аннан соң,” бөтенләй МВД дан китәм”, дигәч, участок инспекторы иттеләр. Бу эшне яраттым, эш дәверендә 6 тапкыр катнашып, 5 тапкыр Һөнәри бәйгеләрдә ((физо, самбо,кросс, стрельба,тактическая, специальная и медицинская подготовка) призер булдым. 2 тапкыр «Жырлыйк әле”, 1 тапкыр «Башваткыч» тапшыруында катнаштым. 22 ел эшләп лаеклы ялга чыктым. Бик куп бүләкләр бирелде, рәхмәт, хезмәтне курделәр. ТР : 2 значок- “Лучший участковый”, 1 значок- “За отличную службу в МВД”, 3 медаль “За отличие в службе”- Министр РФ Нургалиев, Министр РТ Сафаров, куп зам. министрларның диплом, благодарность, грамоталарн алдым. Кухняда бар нәрсә буләк әйберләр : мультиварка, электомясорубка, электроовощерезка, электротостер, микроволновка … Рәхмәт хезмәтемне күрделәр.
Ә иҗатка килгәндә… Чынлап торып бер ай элек яза башладым. Тик беренче чыгарган җырымны 5 яшьтэ көйләп йөргәнме … Моны апамнар сөйләде. 9 класста әкият язарга кушты литература укытучысы Абдракитова Гөлзада Ахметовна, 3 тема бирде. «Лужа и ручеек» ка яздым, «5» куйды, класста бер миңа гына! Аннан соң да бик сирәк яза идем, кешегә күрсәтми идем. Берничә ай элек туган көнемә улым, туганнарым ноутбук бүләк иттеләр. Ә хәзер — әллә нишләдем, ноутбукка утырсам, хәтта ашауны онытам… Күңелгә шигырь килә, шуны эшкәртеп урнаштырмый җаным урынында булмый. Ә язуны дэвам итэргә этәргеч бируче кеше, ул да булса «Йомычка» авторы !!! Инженер булып эшли башлагач, председатель ( мәрхүм, урыны оҗмахта булсын, кызу , но гадел кеше иде) ДОН-1500 комбайнын алдырмады, янәсе катлаулы техника, НИВА гына алабыз ди. Уборка килеп терәлгэч, кая барсын, алдырды, кеше талап бетергән ДОН ны алып кайттым. Ике көн җыелыш җыйдык, 30 ел стажлы комбайнерлар кул селтәп утырмадылар, моның белән ач каласым килми әле дип. Шуннаааан ! Нинди выход бар ? Председатель Миннехан Раисович мине утыртты, «Марсель, ул главный инженерлар эшли торган комбайн икэн — узен утырасың”,- ди. НИВА да помощник булып та эшләгәнем юк дип карыйм, кая ул ! Ярый институтта укыганда төсле ДОН-1500 исемендәге китап сатып алган идем, көне төне шуны укып, унышлы гына эшләп чыктым -3 ел.
Ел саен беренче урын, өй салганда бик ярап куйды ул, рәхмәт Миннехан абыйга .2003 елда алдынгылар слетында Арча районы башлыгы Назиров А.А. Арча РОВД сының «Иң яхшы хезмәткәре » дигән исем биреп, бүләк тапшырды, премиясе дә бар иде. Менә мактанып бетердем, инде язасы гына калды…Эшләгәнем кебек яза алсам, үземне бәхетле санар идем.