Мин Маликова (Исмәгыйлева) Миләүшә Фазил кызы Мамадыш районынын Ямаш авылында 1971елның 22августында беренче бала булып дөньяга килгәнмен.
Миннэн сон туган сеңлем һәм өч энем бар. Авылыбыз кечкенэ булса да, китапханә бар иде. Китапка мәхәббәтне әтием бирде безгә. Авыл җиренең бетмәс төкәнмәс эшләре кимүгә, “Эшегез бетсә, китап укыгыз”, — ди торган иде мәрхүм. Үзе чит ил язучыларына кадәр белеп, аңламаган урыннарны аңлатыр иде. Кич клубка чыгу рөхсәт ителмәде, әмма китапханәгә юл ачык иде безгә.
Башлангыч классларда укыганда ук “Татарстан яшьләре” газетасына хәбәрләр юллый идем. “Минеке басылмый”, дип үпкәләп йөргәнем дә булды. Беренче тапкыр авылдашым “Почта таратучы апа турында материал басылгач, бөтен авыл гөжләгән иде. “Язучы Миләушә”, дип атап йөртә иделәр. Рина апа Зарипова дан зур конвертлы хат алгач, күңел тагын да үсеп киткән иде.
«Сеңелем, басылмый дип язуыннан туктама син. Бөтен кеше язмаларын газетага сыйдырып бетереп булмый. Алга таба укуыңны дәвам итеп, журналистика буенча китәрсең”, дип ышанып калам дигән иде ул».
Ләкин тормыш икенче якка бөтереп алып кереп китте, безнең өйдә әти-әни сүзе закон булды. Яр Чаллыда пешекче-кондитер белгечлегенә укып чыктым. Мәскәудә ике ел практикада юулдым, калган ике елда Казанда эшләргә насыйп булды. Күңелгә нидер җитмәде, узем өчен булса да кечкенә күләмле хикәяләр яза башладым. Ялгыш һөнәр сайлавымны сонлап аңлаганда
вакыт уткән иде инде.
Әтнә егетенә тормышка чыгып улыбыз тугач,авылга кайтып урнаштык. Кышның матур кичләре, Әтнә районының иҗади тәмле суы газета битләренә язмалар юллау теләген тормышка ашырды.”Әтнә таңы” газетасында басылган язмалар белэн бергә матбугатка мәхәббәт уянды, үземдә иҗат итәргә көч тойгандай булдым. Газета хезмәткәрләренең, Сүрия апа Мингатинаның биргән киңәшләре алга таба иҗат иту теләген көчәйтте.
Хәзерге вакытта 3 балам, ирем белән Казанда яшибез. Библиотекада эшлим. Матбугатта язмаларым басыла. Әтнә белән дә элемтәм югалмады. Алар мине онытмады, ә мин аларны. Юкка чыксам эзләп табалар да, “Кайда гыйбрәт тулы язмаларың”, — дип сорыйлар. “Күңел чыңы”на да үземне Әтнәнекенә санап язмаларымны салам әле. Сүрия апа, сиңа һәм һәркайсыбызга иҗат унышлары телисе килә!
Миләүшә Маликова
