Мин буран сорадым февральдән!
Адашыйм янә бер мәртәбә!
Сап-салкын яңгырын бөркеде —
Төн буе… һәм соры иртәмә…
Иртәгә — көртләрдән җил исәр,
Җил исәр җаннарда — кем сизәр?
Февральне чылаткан яңгырда
Сукрана ил тулы үксезләр.
Буранын жәлләде… ят көйгә
Тамчылар биеште түбәдә.
Әллә соң күз яшьле Күкләрем
Битемә иелде үбәргә?
Мин буран сорадым кышлардан —
Ишет син — өшет син — яндырма!
Кем белә? Ни көтәм? Ут йотып —
Февральдә адашкан яңгырда…
Гөлүсә БАТТАЛОВА
28.02.2019