Түбә кыегында сөнге бозлар,
Яз киләсен хәбәр итәдер.
Күңелемнең иләсләнгән мәле
Һаман ак бураннар көтәдер.
Кемдер инде ямьле язлар көтә,
Җылы җәйләр көтә тилмереп.
Тик мин генә салкын кыштан,
Җылы алып яшим тилереп.
Бураннары хыялларга төрә,
Ак карлары күмә аклыкка.
Бармы тагын берәү минем кебек
Гашыйк булган сихри сафлыкка.
Фасыл арты, фасыл чиратлашсын,
Шигырь арты, тусын шигырьлэр.
Җитсен язы, җитсен жәе, көзе
Күңелемдэ кышым мең яшәр.
Гөлүсә ГАЛИМҖАНОВА
21.02.19