Мин сагындым

Кичке тынлык аша сәлам юллыйм, 
Шыпырт кына әйтәм: «Исәнме!»
Ишетерсең микән, шуны уйлыйм,
Назлы җилләр сиңа исәрме?

Болытларга язам:»Мин сагындым»…
Сиңа дигән яшерен сүзләрем.
Язгы бөре исе булып килсен сиңа,
Ишетмәсен беркем серләрем…

Фәрдия Төхфәтуллина
8.05. 2019

 

Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!