Мин — синең “ Язмаганың”

Син — минем “Язмышым түгел”,
Мин — синең “ Язмаганың”.
Гомер буе өметләнеп,
Китәргә базмаганым.

Син -бер очрашуны көтеп,
Гомерләр яшәрлегем.
Юллар аша, еллар аша
“Җаным”- дип дәшәрлегем.
Рәшәдән үргән хыялым-
Син- төшем өнемдәге.
Янымда булалмасаң да,
Өметем күңелдәге.
Шул очрашулар хакына
Сакла гына узеңне.
Мәхәббәтем һәм язмышым
Сыный гел дә түземне.
Син- минем “Язмаган ярым”
Мин- сиңа “Язмыш тугел”…
Ни дисәк тә, безнең сөю-
Һич тә “Бер ялгыш” түгел!

   Рүзия Камаева, 

Әтнә районы, Күшәр авылы

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!