Мин сине сагындым

Мин сине сагындым… сулышың 
җылысын тоялсам — елармын 
тавышсыз, тын гына… тузанын 
Үбәрмен син кайткан юлларның. 

Мин сине сагындым… йөрәгем 
Син диеп тибүдән туктармы? 
Җанымны тырнаган үкенеч 
күңелнең төпкелен актарды… 

Актарды, айкады, давылы 
җимерде өметем утарын… 
Мин сине сагындым… чынлыкта, 
хыяллар ялганга буталды. 

Сагындым… сагынма дисәң дә, 
Хисләрем ташкынын тыймамын! 
Якыннан булмаса — ерактан, 
үзеңне бер күрү — хыялым! 
Мин сине сагындым, сагындым.

Фәридә Хәсәнова
10.02.2019

Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!