Минем сүзләр

Һәркемнең бар бу дөньяга әйтер сүзе,
Кирәк сүзнең йөрәкләрдә кала эзе.

Минем сүзләр миңа кадәр яралганнар,
Бик тиз генә табалмаслык – таралганнар.

Алар ярсу давылларда, бураннарда,
Баш югалтыр шаулы-шаулы урамнарда,

Иделләрнең ярга сыймый ташуында,
Гашыйкларның җирдән күккә ашуында,

Авылымның ак томанлы таңнарында,
Тугаемның сандугачлы талларында.

Шул сүзләрне табып, җыеп аласы бар,
Аласы бар, шигъри көйгә саласы бар.

Берәрсенә кирәге дә тиюе бар,
Бу шагыйрьгә рәхмәт инде, диюе бар.

Марат КӘРИМОВ,
Башкортстанның халык шагыйре

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!