Ә кайчакта кабатлана мизгел.
Нәкъ элеккечә! Юк!..Өр-яңадан!
Милләтемнең кабат каны тама
Биш гасырны кичкән яралардан.
Кабатлана. Кабат туды сорау.
Сайла: Малмы? Җанмы? Телме? Билме?
Көрәшчеләр биле бөгелерме?
Җырларбызмы кабат «Туган тел»не?
Кабатлана. Лаеклымы, юкмы
Яңартылган бәя-ярлыклары?!
…Тәүбәләргә килми насыйп булмас,
Булмас Аллаһының ярлыкавы!..
Зөһрә ХӘКИМУЛЛИНА — ХАФИЗОВА
16.11.2017.